«Туган телем - минем байлыгым» әдәби сәгать
19 февраль көнне татар әдәбияты бүлегендә Халыкара туган тел көненә багышланган чара үтте. «Туган телем - минем байлыгым» дип исемләнгән әдәби сәгать Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган иде.
Кичәгә шәһәребезнең «Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе» укучылары чакырылды. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы турында бай мәгълумат алдылар. Ватан, туган тел, гади халык тормышына кагылышлы шигырьләр, әкият – поэмалар белән таныштылар. Очрашу барышында укучылар шагыйрьнең әкиятләре һәм шигырьләре буенча викторина сорауларына, табышмакларга җавап бирделәр, балалар өчен язылган кайбер шигырьләрен рольләргә бүлеп укыдылар. Чара ахырында балалар бик теләп татар халкының гимнына әйләнгән «Туган тел» җырын башкардылар.