Центральная библиотека

«Потриот шагыйрь - Муса Җәлил» әдәби-танып белү сәгате

Россиянең традицион рухи-әхлакый һәм мәдәни-тарихи кыйммәтләре нигезендә гармонияле, патриотик һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгән «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Без бергә» федераль проекты кысаларында 11 февральдә үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә «Потриот шагыйрь - Муса Җәлил» әдәби-танып белү сәгате узды. Чара күренекле татар шагыйре, журналист һәм хәрби хәбәрче, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга   багышланган иде.

Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән күп шагыйрьләр бар. Ләкин, шагыйрь Муса Җәлил кебек, әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз. Аның тормыш һәм иҗат юлы яшьләр өчен илһамландыручы үрнәк булып тора.

Чарага «Р. Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе»нең 4 б сыйныф укучылары чакырылган иде. Кичәдә М. Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында бай мәгълумат бирелде. Укучылар герой-шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә язылган «Җырларым» җырын тыңладылар, викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе, видеопрезентация һәм видеороликлар укучыларда зур кызыксыну уятты. 

Укучылар алдында ветеран – укытучы Ф.Х Әгъзәмова чыгыш ясады. Ул аларга М. Җәлилнең нәниләр өчен язылган шигырьләрен укыды, сораулар бирде. Чыгышын йомгаклап ул: «Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты яшь буынны илһамландыра,  аның иҗаты яхшылыкка, әхлакка, сабырлыкка һәм Ватанга мәхәббәткә өйрәтә» диде.