Центральная библиотека

«Татар халкының йолалары һәм гореф – гадәтләре» фольклор сәгате

  Үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә «Татар халкының йолалары һәм гореф – гадәтләре» дип исемләнгән фольклор сәгате узды. Чарага «Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе»нең 8 А сыйныф укучылары чакырылган иде. Китапханәчеләр татар халкының бай мәдәнияте, милли киемнәре, орнаментлары, көнкүреше һәм бәйрәмнәре турында сөйләделәр. Балалар камзул, калфак һәм түбәтәй сүзләренең мәгънәләре, татар халыкының милли киемнәре турында мәгълумат алдылар. Төрле темаларга такмаклар, әйтемнәр, тизәйткечләр, тыңладылар, табышмакларга җавап бирделәр. Халкыбызның милли уеннары булган «Чүлмәк вату», «Түбәтәй», «Кашык белән йомырка ташу»да, һәм башка уеннарда бик теләп катнаштылар. Чарага бай китап күргәзмәсе әзерләнде.