Центральная библиотека

«Зәй энҗеләре» китап сөючеләр клубы утырышы

22 январь көнне  Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә  «Зәй энҗеләре» китап сөючеләр клубы утырышы узды. Анда катнашучылар, түгәрәк өстәл артында фикер алыштылар. Клуб җитәкчесе Ф. Гыйниятова «Зәй энҗеләре»нең узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады, киләсе елга максатлар билгеләде. Шунсы сөенечле, берләшмәгә яңа каләм тибрәтүчеләр өстәлде. Алар үзләре белән таныштырып үттеләр. Гөлфия Сөләйманова үзенең әле яңа гына табадан төшкән «Ятим кыз бала язмышы» китабы белән таныштырды. Клуб әгъзаләре үзләренең яңа иҗат иткән шигырьләрен укыдылар. Шулай ук алар шагыйрь Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» проекты кысаларында шагыйрьнең шигырьләрен укып фикер алыштылар.Чара искиткеч җылы мөгамәләдә узды.