Центральная библиотека

«Күңелле каникуллар – күңелле уеннар» танып – белү уен программасы

6 нчы гыйнварда Үзәк китапханәдә «Күңелле каникуллар – күңелле уеннар» дип исемләнгән танып – белү уен программасы  узды . Кызыксынучанлык, активлык, эмоциональ җаваплылык, яшьтәшләр белән аралашу ысулларын үзләштерү кебек сыйфатларны үстерүгә юнәлдерелгән төрле кышкы тематика уеннар һәм конкурсларда балалар бик теләп катнашты. Чара барышында балалар  табышмаклар чиштеләр, спорт эстафеталарында һәм  «Күңелле футбол», «Мине сайла», «Музыкаль эшләпә», «Әкиятне таны» кебек конкурсларда актив катнаштылар.   Очрашу ахырында барлык катнашучылар да татлы призлар алды, шулай ук җыелучылар өчен чәй өстәле оештырылды.