Центральная библиотека

“Хуш киләсең, Яңа ел!” бәйрәм чарасы

 

25 декабрьдә  С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә “Сөмбелә” клубы әгъзаларе өчен  “Хуш киләсең, Яңа ел!” дип исемләнгән бәйрәм чарасы  үткәрелде. Яңа ел иң матур, якты, тылсымлы бәйрәм булып санала. Яңа елны һәркем яңа өметләр, зур ышаныч белән көтеп ала, үтеп киткән елның истәлекле минутларын искә төшерә, алдагы елның да бәхет-шатлык китерәчәген юрый, моны бик тели. Ничә яшьтә булуына карамастан, һәр кеше йөрәгенең түрендә могҗизага ышана. Бу бәйрәм туганнар, дуслар  белән очраштыра. Шуңа да һәркем өчен кадерле дә, якын да ул, Яңа ел! Чарада   әлеге тылсымлы бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, нәрсәләр бүләк итәргә ярый-ярамый, мәкаль-әйтемнәр, сынамышлар әйтелде. “Өстәл күрке- ризык”, “Кар атыш”, “Яңа елда- яңа сүз” кебек уеннарда сөмбеләлеләр актив катнашты. Бәйрәм кунаклары шулай ук 2026 елга “Йолдызлар фаразы” белән дә таныштылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.