Центральная библиотека

«Ватан символлары» мәгълүмат сәгате

С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган «Ватан символлары» дигән мәгълүмат сәгате узды. Очрашуга «Р.Ш. Фәрдиев исемендәге Татар гимназия» сенең 8 А сыйныф укучылары килде.

Китапханәчеләр укучыларга бәйрәмнең тарихы, Конституция  турында, аның ил өчен әһәмияте, шулай ук төп канунның барлыкка килү тарихы һәм Россиянең дәүләт символлары: герб, флаг һәм гимн турында сөйләделәр. Алар бу көннең ни өчен барлык россиялеләр өчен мөһим булуы һәм аны ничек билгеләп үтү кабул ителгәнлеге турында фикер алыштылар.

Чара барышында укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, төрле бәйгеләрдә катнаштылар һәм китап күргәзмәсе белән таныштылар. Мондый очрашулар үсеп килүче буынның хокукый грамоталылыгын һәм законга хөрмәтен арттырырга ярдәм итә.