Брошь ясау буенча мастер - класс
Мәгълүм булганча, татар халкы элек-электән бик тырыш, чиста, пөхтә халык буларак билгеле, гади генә кием-салымны да алар төрле ысуллар белән бизи торган булганнар. Бигерәк тә хатын кызларыбыз төрле бизәнү әйберләре тагып йөрергә яратканнар.
Игътибар иткәнегезчә соңгы елларда узебезнең милли бизәкләр төшерелгән киемнәр киеп я булмаса бизәну әйберләре тагып йөрү модага кереп китте. 29 гыйнвар көнне шәһәребезнең С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә брошь ясау буенча мастер - класс үтте.
Чара барышында һәркем үзенә брошь ясады. Катнашучылар төрле материаллар кулланып брошка ясау техникасы белән таныштылар. Эшләнмәне ясау өчен төсле атлас ленталар, фоамиран, брошка өчен нигез кулланылды. Мастер- класста шулай ук кул эшләнмәләре турында китаплар һәм хезмәтләр күргәзмәсе тәкъдим ителде.