«Әниләргә рәхмәт юллыйбыз» әдәби – музыкаль кичә
«Әниләргә рәхмәт юллыйбыз» әдәби – музыкаль кичә. Зәй үзәк китапханәсенең татар әдәбияты бүлегендә шул исемдәге әдәби-музыкаль кичә үтте. Әлеге кичәгә «Сөмбелә» клубына йөрүче әниләр - апалар чакырылган иде. Чарадагы һәр чыгыш әниләргә мәдхия булып яңгырады. Кичә шагыйрь, галим Әнвәр Шәриповның «Әниләр» шыгыре белән башланып китте. Әниләр көненең барлыкка килү тарихы, әниләр турында мәкаль - әйтемнәр искә төшерелде. «Көйне таны», «Хәтер капчыгы», «Тезелеп бас» кебек уеннарда чара кунаклары бик теләп катнаштылар. Шулай ук әниләр темасына язылган җырларны бергәләп тә башкардылар. Сөмбеләлеләр бәйрәм белән бәйле булган кызыклы вакыйгалар белән уртаклаштылар.Чарага килүчеләр бәйрәмгә багышлап ясалган китап күргәзмәсе белән таныштылар. Кичә чәй табыны артында дәвам итте.