Центральная библиотека

«Татарстан- минем Республикам» танып – белү уен программасы

30 август Татарстан Республикасы көне. Без Татарстаныбызның бай тарихы, аның хезмәт сөючән халкы белән горурланабыз. Дуслык һәм үзара аңлашу, һәрнәрсәгә кай­гыр­тучанлык, туган җиргә мәхәббәт, өлкән­нәргә хөрмәт - болар барысы да күпмилләтле республикабызда тынычлык сакларга ярдәм итә. 21 август көнне шәһәребезнең С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Ишегалды лагере» балалары  өчен, «Татарстан - минем Республикам»   дип исемләнгән танып – белү сәгате үткәрде. Китапханәчеләр балаларга  Республикабызның төп символлары булган флаг, герб турында сөйләделәр. Чарада катнашучылар Ватан турындагы шигырьләрне сәнгатьле итеп укыдылар, табышмакларга җаваплар бирделәр, дуслык турындагы җырларны тыңладылар, рес­публикабыз халыкларының төрле уеннарын уйнадылар. Соңыннан балалар «Туган җирем минем - Татарстан» дип исемләнгән китап күргәзмәсендә урнашкан китаплар белән таныштылар.