Центральная библиотека

Язмыш белән бил алышып…

16 декабрь көнне Үзәк китапханәнең татар бүлегендә, язучы Гурий Тавлинның тууына 90 ел тулу уңаеннан “Язмыш белән бил алышып” дип аталган белешмә сәгате үтте. Китапханә хезмәткәрләре, балаларны, Республикабызның Зәй районы Урта Баграж авылында дөньяга килгән Гурий Тавлинның катлаулы тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдылар.
Китапханең библиографы әзерләгән “Афәтләр аша әдәбиятка юл ярган язучы” дип исемләнгән презентация күрсәтелде.