Центральная библиотека

"Әби- бабайлы булу рәхәт" бәйрәм чарасы

Бүген - Халыкара әби- бабайлар көне. Әйе- әйе, без ялгышмадык, Әби- бабайлар көне. Бу бәйрәм гаиләдәге иң өлкән кешеләргә багышланган һәм төрле буын кешеләрен, якыннарны берләштерергә ярдәм итә. 
Үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлеге хезмәткәрләре инде үзләре дә берничә тапкыр әби- бабай булган, даими укучыларыбыз белән шушы бәйрәм хакында сөйләште. " Баланың баласы- балдан татлы", балаларыбызга биреп бетермәгән игътибар һәм назны оныкларыбызга бирергә тырышабыз. Балалардан,  оныклардан һәрвакытта да яхшы хәбәрләр генә ишетергә язсын!",- ди Фәнис абый. Көн дәвамында китап укучыларыбызны әлеге матур бәйрәм белән тәбрикләдек. Кечкенә укучыларыбыз Алмаз белән Айзилә әби- бабаларына үз куллары белән истәлекле бүләкләр дә ясадылар. Әлеге бәйрәм белән әби- бабайларны котлыйбыз. Алардагы җылылык,  оныкларына карата ярату хисе, кайгыртучанлык безгә дә күчсен иде. Бүген генә түгел, гомумән,  кадер- хөрмәткә лаек бит алар. Аларга сәламәтлек, озын гомер,  беркайчан да боекмауларын телибез!