"Тылсымлы китап иле"
27 май Бөтенроссия китапханәчеләр көне уңаеннан, китапханәдә “Тылсымлы китап иле” исемендә тематик сәгать үткәрелде. Кичәгә 1 һәм 3 сыйныф укучылары чакырылды.Укучыларга, китапханәчеләр һөнәре турында кыскача мәгълүмәт бирелде
Китаплар аң-белем, мәгърифәт үсешенә илтүче төп чыганак. Шуңа күрә, аны халыкка җиткерүдә китапханәчеләрнең роле әйтеп бетергесез зур.
Чара барышында укучыларны, китапханәчеләрнең – кешенең уйларын чагылдыра торган сирәк могҗизаларның берсе булган – китап белән турыдан-туры эшләүче, аны үз укучысына җиткерүче, тормышны, дөньяны танып белергә өйрәтүче белем йортының хуҗасы булуы турында әйтелде .
3 сыныф укучылары “Кадерлә син китапны”, (Х.Шабанов), “Якын дус” (Тәрҗеманов Җ), “Безнең китапханә” (З.Туфайлова) шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Китапханәләр турында мәкальләр , табышмакларга җаваплар эзләдек, канатлы сүзләр әйтелде.
Кичә ахрында, балалар үзләренең яратып йөри торган китапханәдә “Китапханәче” булып та күрсәттеләр.