Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Славян язуы дөньясына сәяхәт"

24 май– борынгы заманның бөек мәгърифәтчеләре, славян әлифбасын уйлап тапкан Кирилл һәм Мефодий хөрмәтенә билгеләп үтелә торган Славян язуы һәм мәдәнияте көне. Шул уңайдан китапханәдә 1 һәм 3 сыйныф укучылары белән “Славян язуы дөньясына сәяхәт”  исемендә информация   сәгате үткәрелде.

Укучылар, рус халкы әкиятләре,мәкальләре һәм табышмаклары, мифлары китапларыннан   төзелгән  “ Китап -  исемле могҗиза”  китап күргәзмәсе белән якыннан таныштылар.

  Укучылар беренче язуның килеп чыгышы, борынгы язма истәлекләр (таш, балчык  һәм агач китаплар, пергамент һәм кәгазь) ,славян язуының беренче тарихчысы, Россиядә беренче китап басучы Иван Федоров турынды белделәр. «Кирилл һәм Мефодий – славян язуын тудыручылар» дигән презентация  карадылар.

 Балалар бу бәйрәмнең килеп чыгышы, кириллица һәм глаголица, хәзерге алфавитның ничек барлыкка килүе турында кызыклы мәгълүмат алдылар.