"Тату гаилә - ил терәге"
15 май - Халыкара гаилә көне. Бу көн Россиядә 1994 елдан бирле билгеләп үтелә. Гаилә гомер - гомергә яшәешнең башлангычы булды.
Ул – кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге чыганагы. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт һәм патриотик тәрбиянең беренче сабакларын ала.
Китапханәченең сөйләгәннәреннән балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, гаилә кыйммәтләре, туганнарны берләштереп тора торган традицияләр белән таныштылар. Балалар чара барышында гаилә турында үз фикерләре белән уртаклаштылар. Уенлы – конкурслы өлешендә балалар аеруча актив булдылар. Бергәләп “Җылы кочак”, “Әниемә матур сүзләр”, “Шигырьне дәвам ит” дигән уеннар да уйнадылар. 3 сыйныф укучылары “ Әти кайтыр эштән”, Кырдан кайткач”, “Минем әнием” шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Балалар белән бергәләп “Гаилә – бәхет ачкычы” исемендә презентация карадык.
Кичә ахрында – укучыларның әти – әниләрен сурәтләгән портретлардан ясалган “Минем гаиләм” исемендә күргәзмәгә бәя бирелде.