Әдәби сәгать "Галим, мөгаллим һәм остаз"
12 майда, танылган әдәбият галиме, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче, Татарстан һәм Русиянең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы , якташыбыз -Хатыйп Йосыф улы Миңнегуловка — 80 яшь тулды. Шул уңайдан китапханәдә “Галим, мөгаллим һәм остаз” исемендә әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында китап укучыларны, галимнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдым, китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
Галим булганчы аңа күпме юллар узарга, авырлыклар белән очрашырга туры килә. Галим – борынгы һәм урта гасыр татар әдәбиятын җентекләп өйрәнеп, бу өлкәдә үз мәктәбен тудырган зат.
Чара барышында профессор Хатыйп Миңнегуловның – әдәбиятыбыз тарихын өйрәнү һәм әдәби мирасыбызны Россиянең төрле төбәкләренә чәчелгән халкына җиткерү буенча иң актив эшләүче галим булуы, китап укучыларга җиткерелде.