Очрашу - кичә "Җиңү юллары буйлап"
8 май көнне, мәктәп коллективы белән берлектә Бөек Җиңүнең 74еллыгы уңаеннан “Җиңү юллары буйлап” дип аталган очрашу – кичә үткәрелде. Китапханәдә “Алар безнең өчен көрәштеләр” исемендә китап күргәзмәсе оештырылды. Бөек Ватан сугышын яктырткан күргәзмәдә 1-3 сыйныф укучылары өчен күзәтү ясалды.
Авылыбызда исән калган ике ветеранның берсе, Бөек Ватан сугышы ветераны, сугыштан соң гомерен балалар укутуга багышлаган ветеран укытучы Кабиров Бәгъданур Кәбир улы белән очрашу булды. Ветеранны Бөек Җиңүнең 74 еллыгы белән котлап, мәктәп коллективы исеменнән бүләкләр тапшырдык.
Бу чарада балалар ветеран белән очрашып, сугыш вакытында булган хәлләрне тыңладылар, 9 май бәйрәме турында мәгълүмәт алдылар.
Бу бәйрәмдә ветеран бабай өчен балалар 3 сыйныф укучылары, Сабирова Гөлназ “Алсу гөлләр сезгә, ветераннар!”, Мазитов Райхан “Мәкерле миналар”, Валиуллина Милена“Тынычлыкның туган көне” (Р.Миңнуллин), Зиннуров Искәндәр “Бабайның медальләре” (С.Шакир), 1сыйныф укучысы Зиннуров Булат “Кирәкми безгә сугыш” шигырьләрен сөйләделәр.
Очрашуның икенче өлешендә исән калган тыл ветераннарын, укучылар үзләре ясаган открыткалар белән Җиңү бәйрәме белән тәбрик иттеләр. Сугышның ачысын үз күзләре белән күргән апалар балаларның килүенә бик сөенделәр.
Очрашуның өченче өлеше обелиск янында үтте. Сугыш кырларында ятып калган, хәбәрсез югалган авылдаларыбызны бер минут тынлык белән искә алынды. Укучылар белән алар истәлегенә обелиска чәчәкләр куйдык.