Информация сәгате "Китап укып - дөнья ачабыз"
Китапханәдә яңа кайткан китаплар буенча “Китап укып – дөнья ачабыз” исемле китап күргәзмәсе эшләнде. Һәр кайткан яңа китаплар буенча информация сәгате үткәрелә. Күргәзмә буенча күзәтү ясала.
Һәр китап - ул яңа ачылышлар дөньясы, яңа мавыгулар, фикерләр. Бары тик китап укып кына без рухи байлыгыбызны арттырабыз, телебезне, аның камиллеген саклыйбыз. Мондый күргәзмәләр китапханәдә даими рәвештә эшләнелә һәм яңа кайткан китаплар белән дә даими таныштырып барыла.Чөнки кеше язмышында китап зур урын тота. Китап- белем чишмәсе, китап язма тарих, китап ул - халык хәтере.