Г.Галләмованың "Ызандашлар" әсәре буенча китап укучылар конференциясе
Китапханәдә, танылып килүче язучы Гүзәл Галләмованың “Ызандашлар” повесте буенча китап укучылар конференциясе үткәрелде.
Конференциядә төрле буын кешеләре катнашты. Китап укучылар язучының тормыш юлы, иҗаты белән якыннанрак таныштылар.
Әсәрдәге вакыйгалар турында фикер алышулар чарабызны җанландырып җибәрде. Һәркем үз фикерен җиткерергә теләп сүз алды.
Әсәрдә кешелекне зурлау, күрше хакын олылау темасы яктыртыла; кешелек дөньясының афәте булган эчкечелек, көнчелек кебек проблемалар күтәрелә. Эчкечелекнең сәбәпләре, аңа каршы көрәшү алымнары персонажлар язмышы аша мавыктыргыч итеп сурәтләнә. Геройларның яхшылык һәм яманлык, мәхәббәт һәм нәфрәт арасында бәргәләнүләре, иманга килү турындагы фикерләре һәркемне уйланырга мәҗбүр итте.