Тематик сәгать "Эшне сөйсәң, сине ил сөяр"
Май аеның бу беренче көне - төрле буын кешеләренең иң яраткан бәйрәмнәренең берсе һәм шуңа да ул халык бәйрәме дип атала. 1 Май элеккечә үк язгы яңарыш, киләчәккә якты өметләр һәм тырыш хезмәткә тирән хөрмәт символы булып тора.
Китапханәдә 1 Май яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан “Эшне сөйсәң, сине ил сөяр” исемендә тематик сәгать үткәрелде. Чара барышында укучыларны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы аңлатылды. Балаларга эшкә, хезмәткә мәхәббәт; хезмәт кешеләренә хөрмәт һәм ихтирам итү уңаеннан хезмәт кешеләренең символларына рәсемнәр ясадылар.
Язгы табигать тәэсиреннәндер, башлангычлар, эшлеклелек май ае якынлашканда сизелерлек арта. Яхшырак яшәргә омтылабыз.
Укучыларга, зур максатларга ирешү өчен, күп тырышлыклар, хезмәт нигезендә генә ирешеп булуын аңлаттым.