Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

Чисталык икеайлыгы "Чиста булсын ишегалдыбыз!"

Язын көннәр җылына башлауга, кардан арчылган җирдә чүп – чар күренә башлый. Әйләнә – тирәне чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү икеайлыгы агымдагы елда 1 апрельдән, 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Икеайлыкта һәр атнаның чәршәмбе, җомгасы бердәм санитар көннәр итеп билгеләнде.  Әлеге уңайдан санитар чистартуга,  Югары Лоҗы китапханәседә кушылды. Мәктәп коллективы белән бергәләп  чәршәмбе, җомга көннәрне ишегалдына чыгып, эреп бетмәгән карларны тараттык. Көннәр җылынып карлар эреп беткәч ишегалдын көздән коелган агач яфракларыннан арындырдык, яфракларны компост итеп өеп куйдык.  27 апрель көнне барыбыз бергәләп обелиск тирәсен җыештырдык, чүп – чарлардан чистартык. Үзебез эшләгән оешмаларыбыз төзек тә чиста һәм матур булсын.