Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

Әдәби музыкаль кичә "Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай"

Апрель Габдулла Тукай ае. Китапханәдә, мәктәп белән берлектә  “Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай...” исемендә әдәби музыкаль кичә үткәрелде. Чарага башлангыч сыйныф укучылары чакырылды. Моның өчен “Яз белән Тукай кайта” исемендә китап күргәзмәсе төзелде. “Тукай әкиятләренә сәяхәт” исемендә күргәзмәдә, укучыларның Тукайның әкият геройлары буенча эшләнгән кул эшләре урын алды.

Кичә “Бәйрәм бүген” җыры белән башланды. 3 сыйныф укучылары шагыйрьнең  “Сабыйга”, “Кызыклы шәкерт”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Эшкә өндәү” шигырьләрен сәнгатльле итеп сөйләделәр. 3 сыйныф укучылары Сабирова Гөлназ белән Валиуллина Милена “Бала белән күбәләк” шигырен  сәхнәләштереп күрсәттеләр.

Кичәнең икенче өлешендә 3 сыйныф укучылары арасында  “Тукай – балалар шагыйре”, “Исемдә калганнар” истә калганмы? “Тукай – безнең күңелләрдә” уен – викторинасы үткәрелде.

Соңыннан “Тукайның тылсымлы дөньясы” исемендәге рәсем конкурсына йомгак ясалды.

Кичәне “Туган тел” җыры белән тәмамладык.