Танып - белү сәгате "Юл йөрү кагыйдәләре"
Илебездә, 2011-2020 ел “Юл хәрәкәте иминлеге буенча гамәлләр унъеллыгы” дип игълан ителде. Җәйге каникул якынлашып килә шул уңайдан китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары белән “Юл йөрү кагыйдәләре” исемендә танып- белү сәгате үткәрелде. Юл йөрү кагыйдәләрен яктырткан китаплардан китап күргәзмәсе төзелде.
Юлларда машиналар күп йөри, шуңа күрә транспорт хуҗасына да, җәяүлегә дә юл йөрү кагыйдәләрен белү бик мөһим.
Талия Шакированың “Юл йөрү хәрәкәте билгеләре” китабы буенча юл хәрәкәте билгеләрен һәм кагыйдәләрен укыдык, рәсемнәрен карап билгеләрне өйрәндек.
Шагыйрь Ринат Мәннаның “Юл әлифбасы” китабыннан юл йөрү кагыйдәләренә, машиналарга багышлап язган шигырьләрен укып күп кенә билгеләрне белдек.
Чара барышында, укучылар юл йөрү кагыйдәләре темасына карата “Кем җитез, кем тапкыр” дип аталган табышмак сораулырына җавап эзләделәр.
Кичә ахрында, укучыларны машина юлында уйнамаска, юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм юлны аркылы чыкканда, светофорда яшел ут янганда гына чыгарга кирәклеге аңлатылды.