Библиотөн-2019 "Татар театры һәм язучылары"
19 апрель көнне Югары Лоҗы китапханәсе “Библиотөн – 2019” акциясенә кушылып “Татар театры һәм язучылары” исеме астында әдәби сәгать үткәрелде.
Моның өчен шул ук исемдә китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә татар драматурглары һәм аларның танылган әсәрләре урын алды.Кичәгә килгән китап укучыларны 2019 Россиядә театр елы уңаеннан “Балкып янар йолдызлар” исеме астында мәшһүр шәхесләрнең иҗатлары һәм тормыш юллары белән таныштырылды. Татар театрының күренекле артислары Әзһәр Шакиров, Ринат Таҗетдинов, Рифкать Бикчәнтәевлар турында чыккан китаплардан өзекләр укып, фотоальбомнар карап, аларның иҗаты турында тагын күбрәк белдек
Китаплы кич бай эчтәлекле һәм күңелле узды.