Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

Язгы шәфкатьлелек атнасы "Өлкәннәргә ярдәм итәбез"

17 апрель көнне, Югары Лоҗы китапханәсе язгы “Шәфкатьлек атнасы” акциясенә кушылып ,  башлангыч сыйныф укучылары белән ялгыз яшәүче Кәүсәрия әбигә бардык.

Максат – балаларда игелек кылырга, өлкәннәрне хөрмәтләргә,  мәрхәмәтле булырга, аларга ярдәм итәргә теләк тудыру.

Әбинең ишегалдында эреп бетмәгән карны тараттык һәм базыннан бәрәңге чыгарырга булыштык. Кәүсәрия әбиебез укучыларның эшеннән бик канәгать калды, рәхмәтләр әйтеп тагын килүебезне көтеп калды.