Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

Күчмә китапханәдә шигърият бәйрәме "Безнең йөрәкләрдә син Тукай"

15 апрель көнне,  Югары Лоҗы авыл китапханәсе Түбән Лоҗы авылы клубында эшләүче күчмә китапханәдә , шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан “Безнең йөрәкләрдә син Тукай” исемендә шигърият бәйрәме үткәрде. Шул ук исемдә китап күргәзмәсе оештырылды.

Бәйрәмдә 3,4,5,6,7 сыйныф укучылары катнашты. Чара барышында балаларны Г.Тукайның иҗаты белән таныштырылды. Шагыйрьнең әкиятләре буенча төзелгән “Табышмак аша Тукайны таныйбыз” уены аша әкият геройларын белдек.  Укучылар өйләренә бирелгән “Сабыйга”, “Шаян песи”, “Кошчык”, “Кызыклы шәкерт”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, Карлыгач” шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Ә “Бала белән күбәләк” шигырен 5 сыйныф укучылары Мифтиева Ләйлә белән Сәйфетдинова Гөлсем сәхнәләштереп күрсәттеләр. 3 сыйныф укучылары Зиннуров Искәндәр, Гиниатуллина Алина, 7 сыйныф укучысы Низамутдинова Наилә “Гали белән Кәҗә “ шигырен рольләргә бүлеп уйнап күрсәттеләр. Кичә ахрында  бергәләшеп Г.Тукай ның “Туган тел” җырын башкардык.