Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

Танып - белү сәгате: " Исәнләшү - танышу әдәбе"

2019нчы ел Зәй Муниципаль районында “Мәдәният” елы дип игълан ителде. Яшь буынны кешеләргә, үзенең якыннарына карата игътибарлы, ихтирамлы, мәрхәмәтле булырга өйрәтү, әдәпле сөйләм күнекмәләрен булдыру мөһим тәрбия чарасы.

Шул уңайдан китапханәдә “Исәнләшү – танышу әдәбе” исемендә танып – белү сәгате үткәрелде. Моның өчен “Әдәп төбе – матур гадәт” исемендә китап күргәзмәсе оештырылды. Кичәгә 1һәм 3 сыйныф укучылары чакырылды.

Укучылар иртә белән торгач, әти-әнигә, әби-бабайга һәм бөтен кешегә без нинди сүз әйтәбез? Көндез ничек исәнләшәләр? Кич белән әйтелә торган сәламләшү сүзе нинди?  кебек әхлак тәрбиясе нормалары белән таныштык.

Сөйләгәннәр буенча, укучылар  “ Исәнләшү –танышу әдәбе” дигән тест сорауларына җавап бирделәр.

Әдәп турындагы мәкальләр әйтеп, аларның мәгънәсен аңлаттык.

Кичә ахрында, “Сез үзегездә әдәпле кешеләргә  хас нинди сыйфатларның булуын теләр идегез?” дигән сорауга , һәр укучы язма рәвештә язып бирде. Әхлак – тәрбия чарасы балаларга бик ошады.