Галәмгә юл. Тематик сәгать
12 апрель Бөтендөнья авиация һәм космоновтика көне уңаеннан китапханәдә “Галәмгә юл” исемендә тематик сәгать үткәрелде. Чара өчен “Җир. Галәм. Кеше” исемендә китап күргәзмәсе төзелде. Чарага 1-3 сыйныф укучылары чакырылды.
Кешелек бик борыңгыдан күк, кояш, йолдызлар һәм ай белән кызыксынган. Кошларга карап, кешенең дә очасы бик килгән. Шуңа күрә кешеләр кайчан да булса “очып китәм” дип хыялланганнар. Космоска беренче кешене җибәрер өчен бик күп әзерләнергә туры килә.
Укучыларны галәмгә иң беренче булып “Восток-1” космик кораблендә очкан совет комонавты Ю.А.Гагаринның биографиясе томыш юлы, шулай ук космонавтикага нигез салучы галим К.Э.Циолковский һәм космос ракеталарының төп конструкторы булган С.П.Королевның эшчәнлеге турында таныштырылды. Кичә презентация белән үрелеп барылды. Укучылар сөйләгәннәр буенча “ Син космос турында нәрсәләр беләсең?” исемендә викторина сорауларына җавап бирделәр. “Күк җисемнәре” турында мәкальләр бәйгесе үткәрелде. 3 сыйныф укучысы Валиуллина Милена “Йолдызлар белән сөйләшеп” шигырен сөйләде (Р.Гәрәй).
Кичә ахрында укучыларның “Галәмгә сәяхәт” исемендәге рәсем конкурсына йомгак ясалды.Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды