Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Канатлы дусларыбыз" - балалар иртәсе

 1апрель халыкара кошлар көне, шул уңайдан мәктәп белән берлектә “Канатлы дусларыбыз” исемендә балалар иртәсе үткәрдек. “Язны сәламли кошлар” дигән китап күргәзмәсе төзелде, “Балалар! Кош ояларын туздырмагыз!” дигән плакат эленде. Балаларның өйләрендә ясап алып килгән рәсемнәрдән күргәзмә ясалды.Алар үзләре ясаган кош рәсемнәренә карата кыскачы мәгълүмәт язып килделәр һәм һәрбер укучы шул турыда сөйләде. Аннары укучыларга  кошлар турында  кызыклы  сораулар бирелде. Укучылар үзебезнең якта яшәүче кошлар турында табышмакларга җавап әйттеләр. “Кошлар турында мәкальне– дәвам ит” мәкальләре әйтелде.“Кайсы кош икәнен билгелә уены” , “Буталган хәрефләрдән кош исемен табу” уеннары уйнатылды.

1класс укучысы Зиннуров Булат “Чыпчык” (Ф.Яруллин), 3 класс укучылары “Сыерчык” (Г.Юнысова), Карлыгач”,  “Күке”(Г.Латыйп), “Кара карга” (Ә.Бикчәнтәева) шигырләренен сәнгатьле итеп сөйләделәр.

Чарабыз ахрында “Кошлар- безнең дусларыбыз” исемендә рәсем  бәйгесенә йомгак ясалды.