Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

Китапның килеп чыгу тарихы

Китапханәдә 2 апрель халыкара балалар китабы көне уңаеннан “Китапның килеп чыгу тарихы” исемендә библиографик  дәрес үткәрелде. Моның өчен “Балалар китабы сихри дөнья” исемендә китап күргәзмәсе төзелде.  Яңа китапларга  күзәтү ясалды, китап турында шигырьләр укылды,  китап уку  һәм китапны саклау кагыйдәләре турында сөйләнде. Укучыларны, балалар язучылары һәм аларның  китаплары  белән таныштырдым. Дәрес ахрында балалар белән “Китапның килеп чыгу тарихы” исемендә  презентация карадык.