Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Китаплы балачак илендә" - балалар китабы атналыгы

Китапханәдә   балалар китабы атналыгы уңаеннан “Китаплы балачак илендә” исемендәге әдәби сәгать үткәрелде. Кичә өчен “Юбиляр китаплар – 2019”  исемендә китап күргәзмәсе төзелде.

Чара барышында укучыларны  2019 елның юбиляр китаплары һәм аларның авторлары белән таныштырдым. Балалар белән К.Чуковский,  С.Маршак, В. Бианкиның китапларыннан өзекләр укыдык. Балаларның яраткан язучысы, И.Крыловның “Мәсәлләр” китабыннан “Төлке белән Торна”, Чикерткә белән кырмыска”, “Бүре белән сарык” мәсәлләрен кычкырып укыдык, укыганнар буенча сорауларга җавап бирелде. Соңыннан балалар белән бергәләп  К.Чуковскийның “Муха Цокотуха”әкияте буенча эшләнгән, мультфильм карадык.