Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

Йомры икмәк

27 март Халыкара театр һәм Россия буенча “Театр” елы уңаеннан “Йолдызчык” балалар китабы театры белән, рус халык әкияте “Йомры икмәк” не сәхнәләштердек.

Халык авыз иҗаты әсәрләреннән иң якын һәм балалар ярата торганы - әкиятләр.Әкият геройларының кылган эшләре, кайбер әхлакый сыйфатлары начар, усал, кыю, хәйләкәрлелек балаларга бәя бирә белергә өйрәтә. Халык әкиятләре - бала тәрбияләүдә бай материал булып исәпләнә. Балалар хайваннар турындагы әкиятләрне яраталар. “Йомры икмәк” әкиятендә уңай тәэсирләр уята торган вакыйгалар сурәтләнә. Яхшылык һәрвакыт явызлыкны җиңә, геройларның төп сыйфатлары булып батырлык, өлкәннәргә хөрмәт, намуслылык, яхшы күңеллелек санала.  Әкиятләр балага әхлак тәрбиясе бирүдә зур роль уйный.