Өч кыз
Театр - сәнгатьнең бер төре. Ул үз эченә әдәбият, музыка, бию,сынлы сәнгатьне берләштерә. Сабый чакта күңел түренә салып куелган бу "орлыклар" балага киләчәктә зур ярдәм итергә, матурлыкны аңлый белүче, мәрхамәтле бала булып үсергә булыша.
2019 Россиядә – “Театр елы” елы игълан ителде.
Шул уңайдан, бүген 7 февраль көнне “Театр елын” ачу тантанасы үткәрелде. “Йолдызчык” балалар китабы театры , татар халык әкияте “Өч кыз” ны сәхнәләштерде. Уйнау барышында укучыларда ата- аналарга карата игътибарлы булырга, ихтирам хөрмәт хисе уятырга тырыштык. Соңыннан балалар белән бергәләп чәй эчтек.