Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

Бар җырымны илгә багышладым

15 февральдә герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тула. Шул уңайдан  Түбән Лоҗы клубы белән берлектә “Бар җырымны илгә багышладым” исемдә батырлык сәгате үткәрелде. Моның өчен шул ук исемдә Муса Җәлилнең иҗатын яктырткан китаплардан, иллюстрацияләрдән күргәзмә төзелде.

Чарага 1, 2,3,4,5,6,7 класс укучылары чакырылды.

Туган илне ярату, патриотизм хисләре тәрбияләү уңаеннан, укучыларны  шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырдым.

Башлангыч сыйныф укучылары, шагыйрьнең “Чишмә”, “Маэмай”, “Куян”,Карак песи” шигырьләрен сөйләделәр.

5 һәм 6 сыйныф укучылары “Кызыл ромашка”, Вәхшәт”, “Ана бәйрәме”,Кичер илем!” шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.

 Соңыннан шагыйрьнең иҗаты буенча “Син шигырьләрне беләсеңме?” исемендә викторина үткәрелде.