Тылсымлы каләм иясе
23 март көнне китапханәдә кызыклы шәхес, күп китаплар авторы, популяр язучы Гөлсинә Галимуллинаның “Тау җылысы” исемле китабы буенча китап укучылар конференциясе үткәрелде. Кичә авторның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштрудан башланды.
Язучының әлеге китабын укыган укучылар белән фикер алышу булды. Авторның яңа әсәре – язмышын чит ил кешесе белән бәйләгән татар хатын-кызы турында. Гади авыл кызы Җиһания, Европа егете Аленның мәхәббәтенә ышанып, аның ата-анасы йорты бусагасыннан килен булып атлап керә. Әлеге әсәр туган җиреннән читкә китеп урнашкан, шунда гаилә корып һәм татар милләтен чит илдә танытучы олы йөрәкле хатын-кыз язмышы турында. Монда аны нинди язмыш көтүе, яшәү рәвеше сүрәтләнә .