Җир - әнкәнең зәңгәр күзләре
Китапханәдә, 22 март Бөтендөнья су көне уңаеннан “Җир – әнкәнең зәңгәр күзләре” исемендә тематик сәгать уздырылды. Шул ук исемдә китап күргәзмәсе төзелде.
Кичә барышында, укучыларны дөньякүләм һәм халыкара табигать көннәре белән таныштырдым. Балаларга суның кеше тормышышындагы әһәмияте, аны саклау юллары турында мәгълүмәт бирелде . Аларның суга карата фикерләре тыңланылды.
Кичәдә, “Су - яшәү чыганагы” исемендә презентация күрсәтелде.
Соңыннан укучылар белән караган презентация буенча фикер алышу булды:
Нәрсә ул чишмә? Авылыбызда чишмәләр бармы? Атамаларын беләсезме?.Сезнең чишмәләргә ярдәм иткәнегез, аларны чистартканыгыз бармы? Елгалар каян башлана? Сулыклар янында үз- үзеңне тотуның нинди кагыйдәләрен беләсең?
Балалар белән, су турында табышмак, мәкаль, сынамышлар әйтү уеннары уйнатылды.
Кичә ахрында, аудиоязмадан “Зәңгәр күл” җыры тыңланылды.