Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе"

11 март көнне Югары Лоҗы китапханәсе “Синең сәламәтлегең – якыннарыңның бәхете” исемендә конкурста катнашты.Түбән Лоҗы клубы белән берлектә “Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе” исемендә тематик кичә үткәрелде. Кичәдә фельдшер Мостафина Гөлшат яшьүсмерләр белән “Сәламәт яшәү ревеше” темага әңгәмә үткәрде. Сәламәтлекнең иң кадерле әйбер, кеше бәхетенең һәр гаиләнең нигезе икәнлеге турында сөйләде. Балаларга ул наркомания, хәмер эчү, тәмәке тарту кебек начар гадәтләрнең сәламәтлеккә зарары, көндәлек режимны дөрес куллану белү, чыныгу, дөрес туклану серләре, физкультура һәм спортның сәламәтлеккә файдасы турында аңлатты.

Китапханәче балалар белән “Сәламәтлек турында мәкальләр”, башлап җибәрәм - азагын әйтеп бетер , яшелчәләр турында “Җомак әйтәм-җавап көтәм” уеннары уйнатылды.

Укучылар “Сәламәт яшәү ревеше” темасына үткәрелгән тест сорауларына да теләп җавап бирделәр. Балаларга “Сәламәтлегеңне, яшьтән сакла!” исмендә  буклетлар бирелде.

Кичәне укучылар музыка астында “Гимнастика бас!” һәм “Сәламәтлеккә –әйе” дигән флеш – моб чыгышы белән тәмамладылар.