Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

Кояш гомере телим мин, әнием сиңа

       Язның беренче бәйрәме, 8нче март халыкара хатын – кызлар бәйрәме уңаеннан мәктәп белән берлектә “ Кояш гомере телим мин, әнием сиңа” исемендәге әдәби тематик музыкаль кичә үткәрелде.Кичәгә укучыларның әниләре, авылыбыздагы апалар һәм әбиләр килделәр.

Кичә барышында килгән барлык әниләрне һәм әбиләрне 8 март бәйрәме белән кайнар котладылар.

3 класс укучылары  Валиуллина Милена “Әниемә”, Сабирова Гөлназ “Әнием бердәнберем” шигырьләрнен әниләренә багышлап сәнгатьле итеп сөйләделәр.

Әниләр белән балалары арасында “Шаян сораулар” уены уйнатылды. Зурлар һәм  3 нче класс укучылары башкаруында  татар халык  әкияте “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.

Тамашычылар белән “Җырны башлыйбыз, сез дәвам итәсез” бәйгесе кичәне тагында җанландырып җибәрде.

3нче сыйныф укучысы Мазитов Райхан башкаруында “Әнием, әнием” җыры әнисенә бүләк булып яңгарады.

Әти –әниләргә булган хөрмәтләү хисләре җырда гына түгел, халкыбызның зирәк акыллы иҗат иткән мәкалҗләрдә дә киң чагылган белү өчен “Мәкальне башлыйм, ахрын  дәвам ит ” уены уйнатылды.

Валиуллина Милена башкаруында “Һинд”, “Чегән” биюләре бәйрәмне тагында ямьләндереп җибәрде.

3сыйныф укучылары башкаруында хор белән “Әткәй шикәр, әнкәй бал” җыры яңграды. 

Укучылар бәйрәмгә алдан әзерләп килгән бүләкләре белән әниләрен котладылар. Укучылар әниләрен котларга,  үзләре ясаган открытка, “Әйбер тоткыч” әзерләп килгәннәр иде.

Кичә ахрында  барлык килгән әниләр белән бергәләп “Әнкәмнең догалары” җыры башкарылды.

Кичә чәй өстәле янында дәвам итте