"Балаларның яраткан язучылары"
6 март көнне Югары Лоҗы авыл китапханәсендә Бөтендөнья кычкырып уку көне һәм Татарстан Дәүләт балалар китапханәсе оештырган “Иң яхшыларын укыр вакыт”: А.Алиш исемендәге Лауреатларның китапларын укыйбыз акциясенә кушылып “ Балаларның якын дуслары” исемендә әдәби сәгать үткәрелде. А.Алиш исемендәге лауреат язучы, шагыйрьләрнең китапларыннан “Татарстан язучылары – балаларга” исемендә китап күргәзмәсе төзелде.
Укучыларны А.Алиш Лаураетларына лаек булган Р.Миңнуллин, Ш.Галиев, Х,Халиков, Р.Корбанның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырдым.
Акция барышында башлангыч сыйныф укучыларына Ш.Галиевның “Тәмле йорт” китабыннан “Шаян”, “Билет тикшергәндә”, “Хәзинә” кебек кызыклы шигырьләре укылды.
3 класс укучысы Валиуллина Милена Р.Миңнуллинның “Дөньядагы иң зур алма”китабыннан “Хаталар өстендә эшләү”, “Кырлай урманннарында” әкият – шигыреннән өзекләр, Х.Халиковның “Матур буласы килә” китабыннан “Яшел шар” шигырьләрен сәнгатле итеп укыды.
Шулай ук, Сабирова Гөлназ Х.Җәләйнең “Пәриле күл буенда” китабыннан “Аю белән Төлке” әкият – поэмасыннан өзекләр, Мазитов Райхан Ш.Галиевның “Шәвәли китабыннан “Светофорның өч сүзе”, Энем елый бишектә” шигырьләрен, Зиннуров Искәндәр Ш.Галиевның “Канатлы малай” китабыннан “Шәвәли ачышы” шигырен мавыктыргыч итеп укыдылар.
Соңыннан Р.Корбанның “Минем туган көнемдә” китабыннан табышмаклы алфавит битләреннән , “Табышмак әйтәм – җавап бир” уены уйнатылды.