Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Милли рухыбыз җырчысы"

Татарстанның халык язучысы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, күренекле язучы Әмирхан Еникинең (Еникеевнең) (1909-2000) тууына 110 ел тулу уңаеннан,  Башкортстан республикасының Благовар район  үзәк китапханәсе оештырган  “Еникины укыйбыз” акциясенә кушылып “Милли рухыбыз җырчысы” исемендә әдәби тематик кичә үткәрелде. Кичәгә төрле һөнәр ияләре  чакырылды.

Кичә өчен язучының иҗатын яктырткан  “ Матурлык тудыручы остаз” исемендә китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмә буенча күзәтү үткәрелде. Китап укучыларны, язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдым.

 Ә.Еникинең төп проблемасы - милләтнең рухи нигезен саклап калу, милли учактагы утны, җылы гаилә учагын саклау,сүндермәү.

 Акциядә Әмирхан Еникиның “Әйтелмәгән васыять” хикәясеннән  өзекләр укылды.. Әсәрнең төп героинясе Акъәби,  гомере буе Юлкотлы авылында яшәп, инде авырып,  олгайган көнедә туган авылын ташлап,шәһәрдә кызында яшәп вафат була. Ләкин аның үзе исән чагында балаларына васыять итеп калдырырга мөһим фикерләре,  уйлары  сандыктагы буыннарны тоташтырып торучы хәзинәсе була. Ләкин балалары аны шушы бөек взифаны үтәүдән мәхрүм итәләр.

Кичәдә катнашучылар чиратлашып, язучының “Гөлләндәм туташ хатирәләре” повестеннан өзекләр укыдылар, укыган әсәре буенча фикер алыштылар.