Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

Ягез әле егетләр!

      23нче февраль Ватанны саклаучылар көненә карата, мәктәп белән берлектә “Күңелле стартлар” исемендә спорт ярышлары бәйгесе үткәрелде.  Ярышта 1-3 сыйныф укучылары катнашты.

 Моның өчен  “Ватанны саклау ул – изге бурыч” исемендә китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмә буенча күзәтү үткәрелде.

 Ватан саклаучылар көненә,  балалар белән “Ватан сагында” исемле рәсем бәйгесе оештырылган иде. Алар аппликкация ысулы белән открыткалар, акварель буялар белән буяп төрле рәсемнәр белән катнаштылар.

 Укучылар белән, Ватанны саклаучылар иңенә туган йорт тынычлыгы һәм дәүләт чикләрен имнлеге өчен җаваплылык йөкләнгәнлеге һәм туган  илне яратырга, аны сакларга кирәклеге турында мәгълүмәт бирелде.

 Ватанны  саклаучылар көне белән укучылар үзләре ясаган открыткалар белән әтиләрнен котладылар, аларга хөрмәт  җитезлекне, зирәклекне, көчлелекне сынау өчен “Күңелле стартлар” уенын оештырдык.

Кичәнең икенче өлешендә укучылар ике командага “Җитезләр” һәм Кыюлар” бүленделәр. Командалар спорт ярышында көч сынаштылар.

Алар скакалка белән сикереп йөгерү, туп сикертеп йөгерү, обруч әйләндереп йөгерү, тупны этеп йөгерү  ярышларында катнаштылар. Иң күп очко җыеп “Җитезләр” командасы җиңү яулады.