Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

Гомерендә – халкы язмышы, җырларында – халкы моңнары

Сөекле шагыйребез Г. Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, китапханәдә Тукай айлыгы бара. Шул уңайдан китапханәдә укучылар белән Тукайның биографиясенә һәм иҗатына карата “Гомерендә – халкы язмышы, җырларында – халкы моңнары исемендәге презентация күрсәтелде. Слайдлар аша укучылар белән  әңгәмә рәвешендә үткәрелде.Шагыйрьнең туган авылы,нәсел шәҗарәсы, яшәгән урыннары, иҗаты башланган чор, шагыйрьнең иҗаташ дуслары, газеталарда – журналларда эшләгән чорлары һәм гомеренең соңгы көннәре турында күрсәтелде.