Безнең йөрәкләрдә син Тукай
26 апрель көнне бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына – 130 ел тулу уңаеннан китапханәдә “Безнең йөрәкләрдә син Тукай” исемендәге әдәби музыкаль кичә үткәрелде.
Кичә 6,7,8 класс укучылары әзерләгән “Оч иреккә, сандугач...” исемле сәхнә әсәре белән башланды.Күренештә “Фатима белән Сандугач”, “ “Бала белән күбәләк”, Кызыклы шәкерт”, “Су анасы”, “Шүрәле” геройлары очраша. Соңыннан барсы бергә “Сандугач, алмагач” җырын башкаралар.
Кичәнең икенче өлешендә 4,6,7,8 сыйныф укучылары сәнгатьле итеп Тукайга багышланган, аның шигырьләрен яттан сөйләделәр.
Кичәнең өченче өлешендә укучылар арасында уен – викторина үткәрелде:“Без Тукайлы халык”.
Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.