Саулыгым – байлыгым
Югары Лоҗы китапханәсендә 7 апрель Халыкара сәламәтлек көне , спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы уңаеннан “Саулыгым – байлыгым” дигән әдәби тематик кичә һәм “ Күңелле стартлар” ярышлары үтте.
“Нәрсә ул сәламәтлек”, “Дөрес туклану серләре”, “Чыныгу күнекмәләре” темалары турында мәгүлүмәт бирелде.Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк – омтылышларына ирешә.
Кичәнең икенче өлеше : “Күңелле стартлар” дип аталган спорт ярышлары белән дәвам итте.