Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

Китап каян килгән

Югары Лоҗы китапханәсендә  2 апрель Халыкара балалар китабы көне уңаеннан «Китап каян килгән?» исемендәге танып белү сәгате үткәрелде. Укучыларга  “китап кайчан һәм кайда барлыкка килгән?”  турында сөйләнде , танылган язучыларның китап турында цитаталары һәм шигырьләре укылды.

Кичәнең икенче өлешендә немес әкиятчесе В.Гриммның тууына – 230 ел тулу уңаеннан “Әкияттә кунакта исемле” әдәби викторина үткәрелде.“Чүлмәктәге ботка” исемле әкияте укылды.