Исәнмесез кошкайлар
1апрель Халыкара кошлар көне уңаеннан Югары Лоҗы китапханәсендә "Исәнмесез кошкайлар" исемле әдәби кичә үтте. Кичәдә укучыларга җылы яклардан кайткан һәм безнең якларда кышлаучы кошларны танып- белергә өйрәтү, аларның тормышыбыздагы әһәмияте турында сөйләнде. Укучылар кошлар турында шигырьләр,табышмаклар,сынамышлар әйттеләр.Укучыларның өйләрендә ясап килгән сыерчык ояларына конкурс үткәрелде.