"Тәмәкенең зыяны"
31 май – Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көне. Шул уңайдан китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары белән “ Тәмәкенең зыяны” дигән сәламәтлек сәгате үткәрелде. Моның өчен “Тәмәкенең кеше өчен зарары” исемендә китап күргәзмәсе төзелде.
Тәмәкенең сәламәтлеккә зыяны турында, кешелекнең иң куркыныч дошманы – никотин турында әңгәмәдә балалар теләп катнаштылар.Әңгәмә “Тәмәкенең – сәламәтлеккә зыяны” исемендә презентация белән үрелеп барды.
Балалар, “Мин тәмәке тартуга каршы” дигән чакыру - стендка үзләренең каршылыкларын белдереп, имзаларын куйдылар.
Соңыннан укучылар белән “Сәламәтлек” турында мәкальләр әйтештек һәм “Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз” исемле викторина сорауларына җавап бирделәр.