"Челтрәп ага чишмә суыбыз"
26 май көнне мәктәп коллективы һәм башлангыч сыйныф укучылары белән “Кызыл тау” чишмәсенә сәяхәткә бардык. Чишмә, авыл советы тарафыннан 2017 елда төзекләндерелә. Кызыл тау биек һәм текә тау, ул авылның көнбатышыннан көнчыгышына таба 200 метрга сузылган. Тауның өсте куе нарат урманы белән капланган, астыннан гына салмак кына авыл елгасы ага. Кызыл тауда чишмә ике җирдән ага, берсе тауның уртасыннан, ә икенчесе түбән өлешеннән. Без барганы түбәнге җирдәгесе “ Ябалак чишмәсе” , уртадагысы “Кызыл тау чишмәсе дип атала. Челтерәп аккан тешләрне камыштырырлык чишмә суын борыңгы әби- бабаларыбызда эчкәннәр.Төзекләндерелгәннән соң чишмә кеше танымаслык булып үзгәрә. Авылыбыз кешеләре һәм киләгән кунаклар өчен эссе көннәрдә арыгач чишмәнең салкын суын эчеп хәл алырга, матур итеп беседкалар ясап куела, әйләнә – тирәсе койма белән әйләндерелеп алына.
Балалар белән чишмәнең суын эчеп, тамак ялгап алгач, алга таба сәяхәтебезне авылыбызның зур буасы янынында дәвам иттек.Үзебезнең авылның чишмәсен бүеп ясалган буа бик озын һәм бик зур, каршыда нарат урманы, искиткеч матур җирдә урнашкан туган авылыбыз.Саф һавада балалар төрле уеннар уйнадылар, арып йөгереп арыгач тагын бер кат тамак ялгап алгач, табигать матурлыклары белән хозурланып без бергәләшеп әйлән – бәйлән уйнадык.Балалар һәм үзебез дә бик рәхәтләнеп ял итеп кайттык әлеге сәяхәттән.