"Славян язуы дөньясына сәяхәт"
24 май– борынгы заманның бөек мәгърифәтчеләре, славян әлифбасын уйлап тапкан Кирилл һәм Мефодий хөрмәтенә билгеләп үтелә торган Славян язуы һәм мәдәнияте көне. Шул уңайдан китапханәдә 2 һәм 4 сыйныф укучылары белән “Славян язуы дөньясына сәяхәт” исмендә танып – белү сәгате үткәрелде. Балаларга славян просветительләре Кирилл һәм Мефодий турында сөйләнде, славян язуы һәм мәдәнияте барлыкка килүнең тарихы белән таныштылар. Укучылар үзләре дә шигырьләр сөйләделәр. Кичә презентация слайдлар белән үрелеп барды.
Укучылар, рус халкы әкиятләре,мәкальләре һәм табышмаклары, мифлары китапларыннан төзелгән “Чудо, имя котрому – книга” китап күргәзмәсе белән якыннан таныштылар.