Верхне-Лузинская сельская библиотека - филиал № 9

"Бәхеткә юл кайдан?"

Китапханәдә З.Кадырованың “Бәхеткә юл кайдан?” повесте буенча китап укучылар конференциясе үткәрелде.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты буенча “Зифа Кадырова – халык күңелендә” дигән китап күргәзмәсе оештырылды.

 Чарага  укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре чакырылды.

Кыска гына вакыт аралыгында “Сагынырсың — мин булмам”, “Язмыш сынавы”, “Көтеп узган гомер”, “Бәхеткә юл кайдан?” китаплары аша укучылар мәхәббәтен яулаган Зифа Кадырова әдәби мохиткә язгы ташкын кебек килеп керде.  Һәркемгә таныш хис-тойгыларны үзәкләрне өзәрлек итеп тасвирлап, бик күпләрне үзенә әсир итте ул.

“Бәхеткә юл кайдан?» дип исемләнгән яңа повестенда да автор башларны югалтырлык кайнар мәхәббәт, көтелмәгән хыянәт, тормыш юлларындагы ялгышлар, тетрәнүләр, газаплар, ачы югалтулар һәм татлы күз яшьләренә манчылган бәхетне табу мизгелләре, һәрберебезне  дулкынландырды. Әсәр бик бәхетле тәмамлана.Китап укучылар  “Бәхет үз кулыбызда” , аның өчен көрәшергә кирәк дигән фикерләре  белән уртаклаштылар.

Китап укучылар күргәзмәдән моңа кадәр укылмаган китапларын теләп алдылар . Кичә ахырында, китап укучылар, шундый эчтәлекле чаралар ешрак булсын дигән теләкләр белән рәхмәтләрен җиткерделәр.